Зәй офыклары

Бүләккә – “Зәй офыклары”

2019 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру кампаниясе барышында да "Подписка бүләк ит" дигән акциясе гамәлдә. Әлеге акция кысаларында әти-әниеңне яки туганнарыңны гына түгел, аз керемле гаиләләр, өлкәннәр һәм инвалидларны хәйрия максатында газета-журналларга яздырырга була. Ул игелекле чара булып тора. Бигрәк әйбәт нәрсә бит: бер көнлек кенә, бер тапкыр куллану белән генә чикләнми мондый бүләк. Ярты ел буе атнасына бер мәртәбә район газетасы килеп тора һәм берәүнең яхшылыгын, матур гамәлен искә төшерә.

Акциягә оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр дә кушылды. Алар акция кысаларында аз керемле гаиләләр, инвалидларны хәйрия максатында район газеталары – “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”га яздырды. Районыбызның билгеле табибы, эшмәкәр Илдар Идиятов һәр яртыеллыкта мохтаҗ гаиләләрне, инвалидларны газетага яздыруда ярдәм кулы суза. Бу юлы да ул 5 инвалидка “Зәй офыклары” газетасын яздырды.Ә Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов, кайнар ноктада хәрби хезмәт үтеп саулыгын югалткан авылдашын һәр яртыеллыкта җирле басмага яздыра, быел да ул игелекле гамәлдән читтә калмады. Шулай ук җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев,  торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Роберт Садретдинов,  икътисад бүлеге башлыгы Марат Хәбибуллин, “Благострой” ҖЧШ җитәкчесе Рафик Зәйнуллин, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева берәр инвалидны “Зәй офыклары” газетасына яздырдылар.
Бу игелекле затларыбыз яздырган газетаны әлеге абунәчеләребез бик сөенеп редакциядән килеп алалар. Аларны газетага яздыручыларга рәхмәт әйтеп, аларга изге теләкләрен җиткерәләр.
-Алланың рәхмәте яусын ул кешеләргә, эшләрендә, тормышларында гел уңышлар гына юлдаш булсын үзләренә. Бик сөендерделәр. Район газетасын көтеп алам, башыннан ахырынача укыйм, -ди  М Фасаева.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: