Зәй офыклары

Бүләккә – “Зәй офыклары” газетасы

2020 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру кампаниясе барышында да "Подписка бүләк ит" дигән акциясе гамәлдә.

Әлеге акция кысаларында әти-әниеңне яки туганнарыңны гына түгел, аз керемле гаиләләр, өлкәннәр һәм инвалидларны хәйрия максатында газета-журналларга яздырырга була. Ул игелекле чара булып тора. Бигрәк әйбәт нәрсә бит: бер көнлек кенә, бер тапкыр куллану белән генә чикләнми мондый бүләк. Ярты ел буе атнасына бер мәртәбә район газетасы килеп тора һәм берәүнең яхшылыгын, матур гамәлен искә төшерә.
Акциягә оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр дә кушылды. Бүген алар акция кысаларында аз керемле гаиләләр, инвалидларны хәйрия максатында район газеталары – “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”га яздырды.  Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов быел да игелекле гамәлдән читтә калмады. Шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең  икътисад буенча урынбасары Марина Захарова, торакны исәпкә алу һәм бүлү башлыгы Роберт Садретдинов, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев,    хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, мәдәният бүлеге башлыгы Светлана Ревина, колледж директоры Сергей Максимов, федераль казначылыкның Зәй бүлеге җитәкчесе Александр Анпилогов, “Зәй шикәре” агрофирмасы җитәкчесе Фоат Камалиев, “Зәй” катнаш авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы җитәкчесе Руслан Рәхимҗанов, авыл хуҗалыгы идарәсенең техник күзәтү бүлеге башлыгы Валентин Гончаров, Баграж, Сәвәләй  һәм Поручик авыл җирлекләре башлыклары Павел Минеев һәм Петр Тимаськов, Петр Уразайкин  берәр инвалидны “Зәй офыклары” газетасына яздырдылар.
Бу игелекле затларыбыз яздырган газетаны әлеге кешеләр бик сөенеп редакциядән килеп алалар. Аларны газетага яздыручыларга рәхмәт әйтеп, аларга изге теләкләрен җиткерәләр.
Вакытлы матбугатка язылу   төгәлләнергә санаулы көннәр (31 декабрьгә кадәр)  генә калып бара.  Теләгән һәркем мохтаҗларга ярдәм йөзеннән аларны ярты елга район газетасына яздыра ала.  “Зәй офыклары” газетасына теләсә кайсы элемтә бүлегендә, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин. “Зәй офыклары”на почта аша язылу бәясе 741 сум тора. Ә газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга ул 440 сумга төшә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: