Зәй офыклары

Бохарайда сөекле хатын-кызларга багышланган күптөрле чаралар үтте

Узган атна Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чараларына бай булды.

Бохарай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә һәм мәктәп белән берлектә хатын-кызлар өчен төрле мәдәни чаралар оештырды. Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Яхшы кәеф кибете" уен программасы үткәрелде. Әлеге чара кысаларында кызлар чын осталарча төрле киемнәр күрсәттеләр.
Шулай ук "Барлык гасырлар һәм халыклар ризыгы" программасы сериясеннән пилмән көне дә уздырылды. Яшьләр төрле эчлекләр белән пилмән пилмән ясап, соңыннан алар белән сыйланды.
Өлкән сыйныф укучылары  "Ягез әле, кызлар!" бәйгесендә үзләрен сынады. Кызлар аш-суга осталыкларын, җитезлекләрен, зирәклекләрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. 
“Без кемгә чәчәкләр бүләк итәбез?” чарасында кызлар пластилиннан әвәләп чәчәкләр ясадылар һәм күңел ачтылар.
Өлкән буын өчен авыл җирлеге ир-атлары котлау открыткалары әзерләделәр, ә "Росиночка" ансамблендә катнашучылар үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: