Зәй офыклары

Болгар Ислам академиясендә мөгаллимлек итүгә зур галимнәр чакырыла

Быел Болгар Ислам академиясендә беренче укучылар төркеме оештырылырга мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. Билгеле булганча, 21 майда "Изге Болгар җыены"нда Болгар ислам академиясе төзеләсе урында нигез, истәлек капсуласы салу ниятләнә. Мөфти әйтүенчә, академиянең...

Быел Болгар Ислам академиясендә беренче укучылар төркеме оештырылырга мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Билгеле булганча, 21 майда "Изге Болгар җыены"нда Болгар ислам академиясе төзеләсе урында нигез, истәлек капсуласы салу ниятләнә. Мөфти әйтүенчә, академиянең беренче төркеменең Ак мәчет базасында шөгыльләнүе фаразлана.

Камил хәзрәт сүзләренә караганда, академияне бер ел эчендә төзеп бетерү планлаштырыла. Аның мәйданы 10 мең квадрат метр булачак. "Безгә Россиядән генә түгел, читтән дә укырга килерләр дип ышанабыз", - дип белдерде ул.

Мөфти әйтүенчә, академиянең попечительләр советы булдырылачак. Аннан соң программа эшләнеп, нинди факультетлар буласы хәл ителәчәк. Камил хәзрәт сүзләреннән аңлашылганча, кайбер күренекле галимнәрнең безгә килергә җыенуы билгеле. "Мөгаллимнәр эзләп, Иорданиягә Мисырга бардык. Безгә зур галим Усама әл-Әзһәри киләчәк, ул кафедраны җитәкләргә ризалык бирде", - диде К. Сәмигуллин. Аның әйтүенчә, Иорданиядән күренекле дини тәгълиматчы Саид Фуда идеология кафедрасын җитәкләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: