Зәй офыклары

Болгарда Мәүлид бәйрәме көтелә

23 декабрь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздыра. Чарада Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашачак. Болгарда өченче мәртәбә үткәрелүче Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәмендә рәсми затларның һәм дин әһелләренең чыгыш ясаулары...

23 декабрь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздыра. Чарада Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашачак.


Болгарда өченче мәртәбә үткәрелүче Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәмендә рәсми затларның һәм дин әһелләренең чыгыш ясаулары каралган. Коръән, Мәүлидүн-нәби касыйдәсен уку, Пәйгамбәребезне олылаган салаватлар әйтү көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

Исегезгә төшереп узабыз, 2015 елның 12 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай - рәбигыләүвәл ае башланды. Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" дигәнне аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: