Зәй офыклары

Борчыган соравың булса...

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарына борчыган сорауларыңны бирергә була.

Киләсе сишәмбедә - 27 октябрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Павел Олейник гражданнарны бергәләп кабул итәберлектә кабул итү оештыра.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләргә «Skype» программасы аша үзләрен борчыган сорауларны бирү мөмкинлеге бар. Мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: