Зәй офыклары

Бозлы яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Кар, юеш кар, пыскак һәм бозлы яңгыр явуы көтелә. Республикада урыны белән буран чыгу ихтималы бар. Юлларда көчле бозлавык саклана. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Көньяк-көнчыгыш тарафтан искән җилнең тизлеге...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Кар, юеш кар, пыскак һәм бозлы яңгыр явуы көтелә.

Республикада урыны белән буран чыгу ихтималы бар. Юлларда көчле бозлавык саклана. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Көньяк-көнчыгыш тарафтан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, көчәйгән вакытта 20-25 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә һәм көндез 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.

Зәйдә исә төнлә һәм көндез 1 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булыр дип фаразланыла.

18 февральгә каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава саклана. Күпчелек районда кар ява. Һава температурасы 10, аязганда 16 градуска кадәр түбән төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: