Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Бөртеккәй” бакчасы коллективы өмәләрдә актив катнаша

Районда санитар-экологик икеайлык кысаларында биләмәләрне җыештыру дәвам итә.

ТКХ бүлеге мәгълүматларына караганда, 21 апрельгә районда шимбә өмәләрендә 5610 кеше һәм 56 автотранспорт берәмлеге катнашкан, полигоннарга 864 куб.метр көнкүреш калдыклары чыгарылган.

Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле районда 300 агач һәм 50 куак утыртылган. 59 бозу ачыкланган, 4 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны юк ителгән, 55 граждан һәм 2 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.

«Бөртеккәй» бакчасы коллективы үзләренә беркетелгән территорияне җыештырырга даими чыга. Бүген дә 15 кешедән торган коллектив тулысы белән урамга биләмәне тәртипкә китерергә чыккан.

Хәзерге вакытта районда юл элементларын, күперләрне һәм тукталыш павильоннарын буяу буенча эш алып барыла, агачлар агартыла, ишегалды территорияләре һәм балалар мәйданчыклары элементлары ремонтлана.

Гомумрайон өмәсе 24 апрельдә узачак.

Фотоларда “Бөртекккәй” бакчасы коллективы үз биләмәләрен җыештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев