Зәй офыклары

“Бөртеккәй”дә - Корбан бәйрәме

Зәйнең "Бөртеккәй" балалар бакчасында төрле милләттән булган балалар тәрбияләнә. Әлеге бакча ярты гасыр инде нәниләрне тәрбияләп, мәктәпкә әзерли. Узган ел ул яңа бинага күчеп, эшчәнлеген тагын да арттырды. Биредә төрле милләттән булган малай-кызларда милләтара һәм динара дуслык тәрбияләнә, төрле милләт һәм дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Бүген әлеге бакчада Корбан бәйрәме...

Зәйнең "Бөртеккәй" балалар бакчасында төрле милләттән булган балалар тәрбияләнә. Әлеге бакча ярты гасыр инде нәниләрне тәрбияләп, мәктәпкә әзерли. Узган ел ул яңа бинага күчеп, эшчәнлеген тагын да арттырды. Биредә төрле милләттән булган малай-кызларда милләтара һәм динара дуслык тәрбияләнә, төрле милләт һәм дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Бүген әлеге бакчада Корбан бәйрәме үткәрелде. Аңа балаларның әби-апалары да чакырылды. Бәйрәмдә Корбан гаетенең асылы аңлатылды, балалар чыгышында дуслыкка дан җырланды. Соңыннан әби-апалар чәй табыны артында бәйрәм коймагыннан авыз итте, аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: