Зәй офыклары

Бөртеклеләрдән мул уңыш алдык

Хәбәр итүебезчә, Зәй аграрийлары 7 сентябрьдә республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләр җыюны төгәлләде. Республикада иң югары уңышны янә районыбыз игенчеләре күрсәтте. Зәй муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов урып-җыю һәм көзге кыр эшләре барышы турында сөйли.

- Узган атна башында бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар суктыруны тәмамладык. Мин бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, инвестор Илшат Фәрдиев исеменә телеграмма суктым. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 181,4 мең тонна тәшкил итте. Гектарыннан 48,6 центнер ашлык җыеп алынды. Бу –игенчеләрнең зур җиңүе. Үзебездәге 50 комбайн белән зур мәйданда эш башкарылды. 30га якын комбайн - 3 мең, 20ләбе - 4 мең, ә бер комбайнчы 5 мең тонна ашлык суктырды. Аларга кызыксындыру чаралары каралды. Егетләребез яхшы хезмәт хаклары алачак. Хезмәт хакыннан тыш, аларга район һәм Президент премияләре булачак. Язгы кыр эшләреннән башлап, бүгенге көнгә кадәр оешкан төстә эшләгән барлык механизаторлар, агрономнар, механиклар, җитәкчеләргә рәхмәтлебез.

Президентыбыз Зәйдә булган көнне Россия энергетика министры Александр Новакка район бик оешкан, биредә технологик яктан югары дәрәҗәдә эшлиләр, дип сөйләде. Шуңа да уңышларыбыз яхшыдыр. Яхшы уңышның нигезе – персонал, механизаторлар, белгечләр, технология буенча эшләү, дисцип-лина, үз-үзебезне тотышыбыз.  Аллага шөкер, эшләү дәверендә берәүнең дә эш тәртибе бозганы юк. Нинди эш кушсаң да, җиренә җиткереп башкаралар. Шуңа күрә уңышыбыз да бар.

Районда шикәр чөгендере алу, туфрак эшкәртү кебек сезонлы эшләр дәвам итә. 12 августтан бирле татлы тамыр алына). Татлы тамыр уңышы яхшы, гектарыннан 452 центнер тәшкил итә. Завод кагат кырына  294800 тонна чөгендер китерелде. Предприятие биш көнлек запас белән эшли. Шикәр заводында көн саен 8 мең тонна чимал эшкәртәбез, көн саен 1100-1200 тонна шикәр комы ясыйбыз. Шикәр комының сатылып баруы яхшы. Узган ел белән чагыштырганда, аның хакы да яхшы. Республика, инвестор тарафыннан эшләү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Президентыбызның авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итеп баруына, баш инвесторыбыз Илшат Фәрдиев, “Агрокөч” холдингына рәхмәтлебез.

Ел дәвамында шулай  матур эшлибез. Шуңа да күрсәткечләребез яхшы.  Барыгызны да әлеге эшләр белән котлыйм.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: