Зәй офыклары

Бөртеклеләрне җыю тәмамланды

Район республикада беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюны тәмамланды. Икмәк кабул итү предприятиеләренә 73 мең тонна ашлык озатылды. Районда беренчеләрдән булып гектарыннан уртача 29,9 центнер белән бу эшне "Зәй" агрофирмасы тәмамлады. "Восток" агрофирмасында бу күрсәткеч - 29. "Зәй шикәре"ндә исә 24,9 центнер. Районда чөгендер алу эшләре исә тулы куәткә бара. Авыл...

Район республикада беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюны тәмамланды. Икмәк кабул итү предприятиеләренә 73 мең тонна ашлык озатылды. Районда беренчеләрдән булып гектарыннан уртача 29,9 центнер белән бу эшне "Зәй" агрофирмасы тәмамлады. "Восток" агрофирмасында бу күрсәткеч - 29. "Зәй шикәре"ндә исә 24,9 центнер. Районда чөгендер алу эшләре исә тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 8 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, басу-кырлардан 1470 гектарда 52991 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Уңыш гектарыннан уртача 361 центнер тәшкил итә. Агрофирмалар арасында уңышны иң күп алучы - "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе. Аның күрсәткече - 456 центнер. Чөгендерне иң күп алучы - "Восток" агрофирмасының "Александровское" бүлекчәсе. Биредә 333 гектар мәйданда татлы тамыр җыеп алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: