Зәй офыклары

Бөтенроссия форумында

Казанда "Милли тормыш һәм дин" дип аталган III Бөтенроссия форумы узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Татарстан Республикасы Президентының дини берләшмәләр белән үзара мөнәсәбәтләр идарәсе оештырды. Форумда Татарстан Президенты, Россиянең 39 төбәгеннән 800ләп имам һәм мөхтәсиб катнашты. Рөстәм Миңнеханов дин эшләре яхшы куелган, милләтара татулыкка үзләреннән зур өлеш керткән...

Казанда "Милли тормыш һәм дин" дип аталган III Бөтенроссия форумы узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Татарстан Республикасы Президентының дини берләшмәләр белән үзара мөнәсәбәтләр идарәсе оештырды. Форумда Татарстан Президенты, Россиянең 39 төбәгеннән 800ләп имам һәм мөхтәсиб катнашты. Рөстәм Миңнеханов дин эшләре яхшы куелган, милләтара татулыкка үзләреннән зур өлеш керткән имам-мөхтәсибләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов та бар. Форум кысаларында пленар утырышлар, секцияләр үткәрелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: