Зәй офыклары

Бөтенроссия көрәш турнирында Зәй командасы беренче урын яулады

Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда Ринат Фәрдиев истәлегена Бөтенроссия көрәш турниры зәйлеләр җиңүе белән тәмамланды.

Билгеле булганча Зәйдә 23-24 гыйнварларда боз сараенда кайнар көрәш турниры барды. Илнең төрле төбәкләреннән килгән көрәш осталары иң-иңнәр булуны дәлилләү өчен бил алышты. Бүген узган финал ярышлары аеруча киеренке барды. 

Натиҗәдә Зәй командасы Бөтенроссия көрәш турниры җиңүчесе булды. Икенче урында Чаллы командасы. Ә өченче урынны Әлмәт белән Теләче командалары спортчылары бүлеште.

Ирина Смирнова, Рәзимә Кашапова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: