Зәй офыклары

Бу атнага – 12- 18 мартка йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар үзегезне кулда тота белегез. Дәрәҗәгезне төшерергә теләрләр, сабыр булыгыз. Эт белән эт булмыйлар, андый кешегә игътибар итмәгез. Өстегездән эш акчасын дөрес тотмау турында ялган хәбәр әйтеп, кәефегезне бозарлар. Күпме генә аяк чалырга тырышсалар да, барып чыкмас. Шуңа әлләни борчылу кирәкмәс.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бар нәрсәдән дә күңелсезлек кенә эзли. Гаделсезлектә гаепләп, кеше рәнҗетмәгез. Бар да әйбәт. Бәлки бар гаеп үзегездәдер. Финанс белән бәйле сорауларны хәл иткәндә ашыкмагыз, уйлап эш йөртегез. Бераз иҗатка бирелеп алу да комачау итмәс. Шәхси тормыш турында да онытып җибәрмәгез. 

 

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең эше югары бәяләнер. Җитәкчегез катгый таләп куя, яхшы нәтиҗәле эш көтә, сынатмагыз. Тырышлык һәм үҗәтлек кирәк. Җаваплылык тоеп эшләсәгез, һичшиксез ерып чыгарсыз. Шул ук вакытта юл куярга да өйрәнегез. Хаталануда курыкмагыз. Беркем дә әүлия түгел, һәркем ялгыша ала, тик үз хатаңны таный белү мөһим.

 

КЫСЛА (22.06-22.07)ларга әлеге атнада хыялларга бирелеп утырырга түгел, ә илһамга бирелеп иҗат итәргә киңәш ителә. Һәр адымны җентекләп уйлап ясау кирәк. Ә менә мәхәббәткә килгәндә, көндәшләр белән чынлап көрәшергә туры килмәгәе. Сөйкемлерәк булу өчен дә тырышырга кирәк. Гаиләлеләр балалары белән мәш килер.

 

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга максатка ирешүдә барлык юллар да ачык. Бары ятып калганчы атып калырга гына кирәк. Финанс өлкәсендә бар да стабиль рәвештә. Ипи-майдан тыш акча гардеробны яңартырга да җитә хәтта. Ә менә романтик очрашулар һәм танышулар гомерлек ярыгызны табырга булышачак дип вәгъдә итә йолдызлар. 

 

КЫЗ (23.08-22.09)ларның күңелен нидер тырнап тора бугай. Инә өстендә утыруыгыз һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Бераз тынычланырга, сабыррак булырга кирәк. Бар да яхшы булыр, борчылыр урын юк. Вак-төяк мәшәкатьнең үтми калганы юк. Ялларны гаиләдән читтә үткәрегез. Ул уйларыгызны тәртипкә салырга ярдәм итәр.

 

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә проблемаларны дипломатик юл белән хәл итү отышлырак булыр дип фаразлана. Кинәт кергән акчаны уйлап сарыф итегез. Шопингтан тыелып торыгыз. Сәяхәткә чыгу һәм күңел ачу чараларына бару өчен җомга көн әйбәт булыр. Хатын-кызларны бу атнада ювелир кибетләре көтә. Күзегез төшкән йөзекне алу мөмкинлеге туар.

 

ЧАЯН (24.10-22.11)нарга игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Югыйсә сезнең идеяне урлап куюлары бар. Чит кешеләрнең дә проблемасын хәл итәргә ашкынмагыз, дәрәҗәгезне төшерерсез. Булышырга теләвегезне аңламаслар, рәхмәт тә әйтмәсләр. Өстәвенә гаепле итеп калдырырга да күп сорамаслар. 

 

УКЧЫ (23.11-21.12)лар атна дәвамында игътибар үзәгендә булыр. Эшлекле киңәшмә булсынмы, күңел ачу чарасымы, дуслар белән кич утырумы – һәркайсында да сезгә тиңнәр булмас. Акчагызны банкка салган булсагыз, процентларын алу мөмкинлеге туар. Ялларны гаиләдә балалар белән үткәрегез. Алар күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәс. 

 

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә камилләшү, белем өстәү, иҗат итү уңышлы булыр. Оялу, тартыну кебек сыйфатлардан котылып, фикерегезне әйтә белергә өйрәнегез. Ялкауланмагыз, кызыклы һәм файдалы тәкъдимнәрдән баш тартмагыз. Бераз тырышлык һәм иҗади якын килү барын да очлап чыгарга ярдәм итәр. 

 

СУКОЯР (19.01-18.02)ларга ниһаять уңыш елмаер. Могҗизага ышанмасагыз да кайбер кыенлыклар үзеннән үзе хәл ителер. Атна башы партнерлар белән эшлекле килешүләр төзү өчен уңышлы. Ерак җиргә озакка эшлекле сәфәргә җибәрүләре ихтимал. Якыннарыгыз белән уртак тел табарга, өлкән буынга игътибарлы булырга тырышыгыз.

 

БАЛЫК (19.02-20.03)лар соңгы вакытта эшкә бик җитди карый башлады булса кирәк. Һәр адымны уйлап ясыйсыз, сүзне үлчәп сөйлисез. Болай барса, җитәкче урынына күтәрелүегез ихтимал. Бурычка акча сорасалар, ярдәм итегез, тик ышанычлы булсын өчен расписка алырга онытмагыз. Вәгъдәгә һәм дуслыкка гына ышана торган чак түгел. 

http://zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/16209-leninogorskilyilarga-ya%D2%A3a-atnaga-yoldyiznam%D3%99-12-18mart.html

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: