Бу көннәрдә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 9 градуска югары. Эссе көннәр бу атна уртасында чигенә башлый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, температура чәршәмбе көнне акрынлап төшә. Ә җомга көнне көндез 22 градус кына булачак. Бүген, 1 июньдә, Татарстанда 34 градуска кадәр эсселек көтә. 1- 2...
Бу көннәрдә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 9 градуска югары.
Эссе көннәр бу атна уртасында чигенә башлый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, температура чәршәмбе көнне акрынлап төшә. Ә җомга көнне көндез 22 градус кына булачак.
Бүген, 1 июньдә, Татарстанда 34 градуска кадәр эсселек көтә. 1- 2 июнь көннәрендә яшен һәм кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа