Зәй офыклары

Бу тәүлектә Татарстанда 57 кеше коронавирус йоктырган

21 февральгә Татарстанда COVID-19ның 17 600 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 57 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары   -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.  23 кеше хастаханәгә салынган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадерле 3 кеше бар, 18-30 яшьлекләр арасында – 6, 30-50 яшьлекләр арасында – 14, 50-60 яшьлекләр арасында – 9, 60-70 яшьлекләр арасында – 17, 70-80 яшьлекләр арасында – 5,  80-90 яшьлекләр арасында – 3 кеше теркәлгән.

Казанда 22  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Яр Чаллыда – сигез, Нурлат районында – биш, Әлмәт, Яшел Үзәндә – өчәр,  Арча, Бөгелмә, Биектау, районнарында– икешәр,  Алексеевск, Апас, Әтнә, Буа, Алабуга, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

21 февральгә Татарстанда COVID-19ның 17 600 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 14 216 кеше терелде, шул исәптән 53 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә республикада 71 247 кеше вакцинаштырылды, шуларның 13 580 икенче доза кабул итте.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: