Зәй офыклары

Булдырасыз, авыл кызлары!

Авыл хатын-кызы диюгә, иң элек күз алдына гомерләре буе хуҗалыктагы тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрне җиңәргә дип көннәр буе чапкан, инде күптән бакыйлыкта булган әниләребез, әбиләребез күз алдына килеп баса.

 Йорт тулы бала-чагасы, абзар тулы мал-туары, ихатадагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкать... Җәй булса яшелчәсен үстерәсе, бәрәңгесе дә карамыйча гына булмый. Эшенә дә барасы, өстәвенә колхоз 3әр гектар мәйданда шикәр чөгендере эшкәртеп үстерүне, аны казып алып, төяп озатуны да шушы авыл хатыннарына өйгән... Ничек өлгергәннәр дә, ничек чыдаганнар алар?! Дөрес, без - балалары, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша идек, җәен 2-3 тапкыр арасын йомшартып, чүбен утап сирәкләү, көзен, кышкы салкыннар җиткәнче, олтанлы итекләр киеп, трактор күтәрткән чөгендерне җыеп, күчкә өю, аннан соң сабагын кисәргә булышу...Әнкәй басу буйлап йөреп, буш машина эзләп тапкач, шул өемне кул белән арбага атып, төяп җибәрү... Бер дә онытырлык мизгелләр түгел.
Шөкер, бүген авылда да тормыш җиңеләйде, йортларны газ ягып җылыталар, күп кешенең суы өенә кергән. Күпләр инде мал асраудан да бизде, авыл көтүендә сыерлар саны бармак белән санарлык. Бүген минем мәктәпне тәмамлау белән авылда калып, киявебез Рәсмил белән гомере буе икешәр- өчәр сыер асрап яшәгән сеңлем Венера турында сөйлисем килә. 8 бала арасында төпчегебез ул безнең. Барыбыз да, кем укырга, кем эшкә шәһәргә чыгып киткәч, әти-әни йортында ул төп ярдәмче булды. Гаилә коргач, яп-яшь килеш тормыш арбасына җигелде. Бүген ул без -7 бертуганы өчен гаилә традицияләрен, гореф-гадәтләребезне дәвам итүче, барыбызны җыеп, кунак итеп торучы якын кешебез. Кайчан гына килеп керсәң дә, бар эшен читкә куеп, чәен куеп җибәрер сеңлебез. Чәй табыны артында хәл-әхвәл сорашып бер утыру - үзе зур бәхет. Күчтәнәчкә сөтен, катыгын, эремчеген төяп җибәрер. Ә бит боларның барысы артында да күпме тырышлык, күпме хезмәт ята.
Авыл хатыны таң белән йокысыннан торырга мәҗбүр. Кояш төшкәнче иркәләнеп ятулар аңа сирәк эләгә. Эшкә чыгып киткәнче тавык-чебешен карыйсы, ирен ашатып озатасы бар аның, кеше арасында үзенә дә тел-теш тидерерлек булмасын. Тик сеңлебез беркайчан да зарланмый. Эше дә җаваплы. Озак еллар Чыбыклы авылында почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләп, авылдашларның гына түгел, тирә-күрше авылларда яшәүчеләрнең дә хөрмәтен казанды ул. Берничә авылга почта хезмәте күрсәтә, өй борынча йөреп вакытлы матбугат, пенсия таратырга да туры килә аңа, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә кабул итә, хәзер вазифасына азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары сату да керә. Аны һәр йортта кадерле кунакны көткәндәй көтеп алалар, рәхмәт әйтеп озаталар. Барысына да өлгерә Венера Мулланур кызы. Өен дә ялт итеп чиста-пөхтә тота. Ире Рәсмил белән ике кыз үстерделәр, бүген 3 оныкларын тәрбияләргә булышалар. Тормышлары җитеш, Аллага шөкер. Без- туганнары, аларның уңышлары өчен сөенеп яшибез. 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, яраткан сеңлемә һәм гомерләрен авыл тормышы белән бәйләгән барлык авыл кызларына тәбрикләү сүзләремне җиткерәсем килә. Һәрчак шундый ачык йөзле, тәмле телле, ярдәмчел, кеше хәленә керә белүчән булып калыгыз! Ныклы сәламәтлек, озын гомер телим сезгә, эшегездә гел уңышлар гына елмайсын, янәшәгездәге ир-егетләр кадерегезне белеп, хөрмәтләп яшәсеннәр! Тырыш хезмәтегез, туган җанлы булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сез булдырасыз, авыл кызлары!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: