Зәй офыклары

Буран чыгарга мөмкин

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 26 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кар көтелә, буран чыгу ихтималы бар. Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Көндез исә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Юлларда...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 26 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кар көтелә, буран чыгу ихтималы бар. Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Көндез исә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, көндез 1-6 градус салкын булачак.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 4-7, көндез исә 1-4 градус салкын булыр, дип фаразланыла.

27 ноябрьгә каршы төндә кар, юеш кар ява. Җилнең көчәю ихтималы да бар. Һава температурасы 0-5 градус салкын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: