Яңалыклар

Бурыч бер - халык иминлеген саклау

Предприятие, оешмаларда 2017 елга йомгак ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча хезмәт коллективлары җыелышлары башланды. Узган атнада шундый чара район эчке эшләр бүлегендә булды. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.

Эчке эшләр бүлеге башлыгы Айдар Фәсхетдинов чыгышыннан күренгәнчә, 2017 елда районда 561 җинаять теркәлгән. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 2,7 процентка күбрәк. Шул ук вакытта үтерү, белә  торып сәламәтлеккә зыян салу,  көчләү, талау кебек җинаятьләр тулысынча ачылган.
Зәйлеләр иминлеге сагында торучылар үткән ел да үз вазифаларын намус белән башкардылар. Ел дәвамында шәһәр-районда  халык күп катнаша торган 55 зур чара узуын, аларда 24 мең кеше катнашуын исәпкә алсак, полиция хезмәткәрләренә төшкән җаваплылыкны күзаллау кыен түгел.
Соңгы елларда полиция  хезмәткәрләренең район җитәкчелеге, халык белән очрашулары күркәм традициягә әверелде. Алар хезмәт коллективларында чыгыш ясый, урам, йортлар өчен җаваплылар белән даими очрашып тора. Шунысын да әйтик, Эчке эшләр министрлыгына караган мәсьәләләр буенча дәүләт хезмәтеннән файдаланучылар өчен шартлар яхшыра бара, моңа зур игътибар бирелә. Эчке эшләр бүлеге эшчәнлегеннән зәйлеләрнең канәгатьлек дәрәҗәсе 100 процентка җиткән. Полиция  хезмәткәрләре ел дәвамында “Батырлык атналыгы”, “Полицейский Степа абый”, “Наркотикларсыз тормыш”, “Россия балалары”, ”Яшүсмер”, «Полиция Кыш бабае» кебек профилактик акцияләрдә актив катнашкан. 2017 елда балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторлары 109 лекция укыган һәм әңгәмә үткәргән, ай саен диярлек төнге рейдлар уздырылган. Шуның нәтиҗәсе буларак, узган ел балалар арасында хокук бозу һәм җинаять кылу очраклары 18,8 процентка кимегән.
Законсыз наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту төркеме,  наркоманнар һәм токсикоманнарны ачыклау максатында, 38 рейд үткәргән.
Узган җәйнең беренче атнасында безнең полицейскийлар киеренке режимда эшләде. Казанда конфедерация кубогы уздырылу сәбәпле, бүлекнең 34 хезмәткәре башкалабыз халкының иминлеген тәэмин итүгә тартылды.  Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әлеге хезмәт өчен ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан яхшы бәя алды. Безнең хокук сакчыларыбыз җәмәгать тәртибен тәэмин итү белән беррәттән җинаятьләрне дә ачты.
Шәһәр-районда хокук бозуларны кисәтүдә полиция хезмәткәрләренә “Форпост” клубы  һәм ирекле халык дружинасы әгъзалары ярдәм күрсәтә.
2017 елда полиция хезмәткәрләре тарафыннан хәбәрсез югалган -  6 һәм җинаять кылган 15 кеше эзләп табылган. Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре  мошенниклыкның 28 очрагын ачуга ирешкән. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан  юл йөрү кагыйдәләре бозылуның 15574 очрагы ачыклаган.
Эчке эшләр бүлеге “Имин шәһәр” системасын актив файдалана, шәһәрдәге 23 күзәтү камерасы бүлекнең кизү тору бүлекчәсенә тоташтырылган.  Тулаем шәһәрдә 237 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. 11 җинаять һәм 38 административ хокук бозу очрагы  нәкъ менә видеокамералар  ярдәмендә ачылган.
Киңәшмәдә 2017 елда бүлекнең  планлаштырылган оператив бурычларны үтәве,  җәмәгать тәртибен саклау һәм кешеләр иминлеген саклауда зур күләмдә эш башкарылуы билгеләп үтелде.


***

“Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда хокук сагында торучыларның гарнизон разводы булды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең барлык шәхси составы катнашты диярлек.
ТР эчке эшләр министры боерыгы нигезендә кварталга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чарага һәркем тиешле әзерлек белән килгән иде: тигез итеп сафка тезелгән хезмәткәрләрнең формалары ялт итеп тора, бер-бер артлы урнаштырылган автомобильләрендә дә бер кар әсәре күренми. Бу көнне мәйдан аша узучыларның күзе нәкъ менә аларда булды, дисәк тә, ялгышмабыз. Стройга тезелүчеләр таралганнан соң да: “Зәйдә бу кадәр полиция хезмәткәре эшлидер дип уйламаган идем”, - диючеләр шактый иде.
-Әлеге чара җәмәгатьчелеккә хокук тәртибен нинди көчләр тәэмин итүен күрсәтүне төп максат итеп куя.  Хокук сагында торучы башкалардан үзенең тышкы кыяфәте, матур итеп аралаша белүе, акыллы фикер йөртүе белән дә аерылып торырга тиеш. Без тәүлек дәвамында халыкка ярдәмгә килергә әзер. Полиция хезмәткәрләренә ышаныч булганда гына тиешле нәтиҗәләргә ирешү мөмкин, - ди штаб башлыгы Ринат Кәбиров.
Развод вакытында приказлар, ориентировкалар, эзләнүче кешеләр һәм машиналар исемлеге җиткерелде, техниканың төзеклеге тикшерелде.
Бурычлар куелганнан соң, һәр хезмәткәр  үз юнәлеше буенча эш урынына, рейдка юл тотты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бурыч бер - халык иминлеген саклау
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар