Яңалыклар

Бурычлы машина йөртүче вакытлыча транспортсыз калды

Зәйдә ЮХИДИ һәм суд приставлары инспекторлары профилактик рейд барышында бер транспорт чарасына салынды.

22 гыйнварда Зәйнең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә рейд үткәрделәр. Анда төрле бурычлары җыелган машина йөртүчеләрне ачыклауга төп игътибар бирелде. Рейд нәтиҗәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлары 30 мең сумга җыелган бер машина йөртүче ачыкланды. Аның транспорт чарасына арест салынды һәм махсус штраф стоянкага куелды. Мондый хәлдә калмас өчен бурычларны җыймау киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бурычлы машина йөртүче вакытлыча транспортсыз калды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар