Зәй офыклары

“Бурычлы” операциясе бара

Зәй районында “Бурычлы” оператив-профилактик операциясе бара.

Полиция хезмәткәрләре  бу чорда штрафлары түләнмәгән  гражданнарны ачыклау һәм аларга карата чара күрү буенча эш алып баралар. Алар әҗәтлеләр яшәгән адреслар буенча рейдлар уздыралар.
-РФ Административ хокук бозулар кодексының “Административ җаваплылыкны үтәүдән баш тарту” маддәсе буенча  60 көн эчендә штрафларын түләмәгән гражданнар  җаваплылыкка тартыла. Вакытында түләнмәгән очракта, штрафлар күләме ике мәртәбә арта, шулай ук мәҗбүри эшкә тарту һәм  15 тәүлеккә административ арест та каралган, - ди  җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Виталий Архипов.
Фотосурәтләрдә сез  рейд вакытында бурычын түләмәүчене өеннән эчке эшләр бүлегенә алып килгән  мизгелдә күрәсез.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: