Зәй офыклары

Бурычлы булма!

Дүшәмбе көнне хакимияттә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю буенча штабның чираттагы утырышы узды. Соңгы өч айда бурыч 3 миллион 500 мең сумга кимегән. Әҗәтләрне җыю буенча июль аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, "Жемчужина" торак милекчеләре ширкәте, "Горзеленхоз" ҖЧШ, "Су каналы"нда яхшы якка үзгәреш күзәтелә. Ә менә "Доверие", "Нефтьче",...

Дүшәмбе көнне хакимияттә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю буенча штабның чираттагы утырышы узды. Соңгы өч айда бурыч 3 миллион 500 мең сумга кимегән. Әҗәтләрне җыю буенча июль аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, "Жемчужина" торак милекчеләре ширкәте, "Горзеленхоз" ҖЧШ, "Су каналы"нда яхшы якка үзгәреш күзәтелә. Ә менә "Доверие", "Нефтьче", "9 кат", "Иске Зәй" ширкәтләре, "Идарәче компания" торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШ, "Төзүче" торак төзелеш комбинатында, киресенчә, эш сүлпәнләнгән. Утырыш ахырында оешма-предприятие, учреждениеләрдә бурычлары күп булган хезмәт куючылар турында сүз булды. Җитәкчеләргә алар белән эшләү бурычы куелды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: