Зәй офыклары

Бушка сыр капкында гына, алданмагыз!

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган атнада мошенниклык очраклары янә кабатланган.

6 июньдә шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыздан бу хакта гариза керә. 30 майда билгесез кеше аның телефонына шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм бонуслар өстибез дип, банк картасының номерларын сорап ала. Нәтиҗәдә әлеге хатын-кызның банк картасыннан  9000 сум акча югала. Бу җинаять буенча оператив эзләү эшләре бара.

Әйтергә кирәк, моңа охшаш алдау очраклары турында эчке эшләр  бүлеге хезмәткәрләре халыкны  кисәтеп тора.  Шуңа күрә чит кешеләргә банк картасы номерларын әйтмәгез, уяу булырга кирәк. Бушлай сыр капкында гына була, дигән гыйбарәне онытмагыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: