Зәй офыклары

Бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

Иртәгә, 25 сентябрьдә, Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Чара «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан оештырыла.

 Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чараны телефон элемтәсе аша гражданнарга консультация бирү формасында оештыру каралган.

Юридик ярдәм күрсәтүне республика районнарында һәм шәһәрләрендә иртәнге сәгать 8 дән 15:30га кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 дән 16:30га кадәр) төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла. Зәй шәһәре буенча юридик ярдәм күрсәтү түбәндәге тәртиптә оештырыла:

 8:00 –09:30 - Сковородникова Лилия Фәрит кызы (Пенсия фонды белгече)

9:30-11:00 – суд приставы

 

11:00-12:30Горшунова Нурания Нургазиз кызы (нотариус)

 

 

12:30 – 14:00Павлова Елена Николаевна (“БТИ РТ” АҖ Зәй бүлеге җитәкчесе)

 

 

14:00-15:30Низамов Иршат Сабирҗан улы (адвокат)

 

Сораулар (85558)7-30-94 номеры буенча кабул ителә  (Горланова Елена Николаевна)

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: