Зәй офыклары

“Буыннар хәтере” аллеясына нигез салынды

Зәй политехник колледжы биләмәсендә “Буыннар хәтере”аллеясына каштан агачларын студентлар ветераннар белән бергәләп утыртты.

Һөнәри белем бирү системасы оешуга  80 ел тулу уңаеннан Зәй политехник колледжында истә калырдай чаралар узып тора. Күптән түгел уку йортында шәһәр-районда һөнәри белем бирү системасы ветераннары белән очрашу үткән булса, бүген шулай ук ветераннар катнашында  “Буыннар хәтере” аллеясенә нигез салынды:  биләмәгә 31 төп каштан  агачы утыртылды.

- Юбилей елында мондый аллея булдыру нәкъ менә студентларның ветераннар белән очрашуы вакытында туды һәм без ул идеяне озакка сузмыйча тормышка ашырдык. Каштан агачлары үсентеләрен шәһәрдәге билгеле бакчачыдан сатып алдык. Аллея утырту өмәсендә студентлар белән бергә ветераннарыбыз Валерий Бертман, Тамара Бертман,Тамара Чуфырина, Тамара Тыткина һәм башка ветераннарыбыз катнашты. Шунысын да әйтик, аллеядә ветераннарның  атап утырткан үз агачлары бар, -диде колледж директоры Сергей Максимов.

- Менә монысы минем агач, илебезнең  космонавтлар аллеясе кебек булды инде бу, -диде колледж бинасы төзелеше башында торган һәм шактый еллар әлеге һөнәри белем бирү уку йорты директоры булып эшләгән Валерий Бертман.

Утырту бер эш, ә менә яшь агачларны саклау һәм үстерү зур хәстәрлек һәм карау таләп итә.

  • Бу эшне да күмәкләп башкарырбыз. Безнең “Буыннар хәтере” аллеясе  биләмәбезне бизәп, буыннар чылбыры өзелмәү  истәлеге булып торыр, - диде сдутентлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: