Зәй офыклары

Буыннар хәтерен саклаучылар - китаплар

Тарихи хәтерне саклау һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан безнең илдә 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде.

Бу дата аерым мәгънәгә ия - ул сугыш чоры истәлеге, ул чакта зур илдә югалту хәсрәте кичермәгән бер генә гаилә дә калмады. Бу - яу кырында һәлак булган сугышчыларның изге истәлеге.
-Шуңа күрә китапханәчеләрнең бурычы - яшьләрнең Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен киңәйтү, Бөек Ватан сугышында җиңүнең әһәмиятен аңлату, Ватан өчен фашист Германиясенә каршы сугышкан ата-бабаларыбызның батырлыгын саклап калу. Бу максаттан Зәй үзәк китапханәсендә “Сугыш турында китаплар укыйбыз” дип аталган чара уздырылды. Аңа 7нче мәктәпнең 7 А сыйныфы укучылары чакырылды, ди үзәк китапханә хезмәткәре Лилия Хафизова.
 Буыннар хәтерен саклаучылар - китаплар. Укучылар китап битләре буенча Бөек Ватан сугышының фаҗигале сәхифәләре белән таныштылар. В.Богомоловның «Иван», М. Шолоховның «Судьба человека», В. Катаевның «Сын полка» һ. б. әсәрләрне анализладылар. Укучылар өчен Бөек Ватан сугышы турында иң популяр китаплар да тәкъдим ителде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: