Зәй офыклары

Быел да бүләкләнүчеләр арасында

22 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел хәйриячесе-2018” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйгегә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Әлеге чарада 80 хәйриячене бүләкләделәр.

“Ел хәйриячесе-2018” республика бәйгесендә “Эре һәм урта предприятиеләр”, “Кече бизнес предприятиеләре”, “Шәхси эшмәкәрләр”, “Коммерцияле булмаган оешмалар”, “Физик затлар”, “Хәйриячеләр фонды” һәм “Массакүләм мәгълүмат чаралары” кебек җиде номинациядә нәтиҗә ясалды.
-12 ел эчендә конкурста 2 меңнән артык бизнес вәкилләре, хәйрия фондлары, физик затлар катнашты. Хәйриянең гомуми суммасы 38 миллиард сумга җитте, - диде Алексей Песошин.
  Ул хәйриячелек белән шөгыльләнүче, даими рәвештә төрле социаль проектларны тормышка ашыручыларга рәхмәт белдерде.
Шунысы игътибарга лаек, бүләкләнүчеләр арасында быел да “Татмедиа” АҖ филиалы- “Зәй-информ”да бар. Безгә конкурсның “СМИ” номинациясендә Диплом тапшырылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: