Зәй офыклары

Быелгы җәйдә Татарстанның балалар лагерьларында 100 меңгә якын бала ял итәчәк

Июль ае башыннан 12 меңгә якын мәктәп укучысы республиканың балалар ял лагерьларына керде.

Бүгенге көндә Татарстанда 79 балалар сәламәтләндерү лагере эшли башлады, анда 12 меңгә якын мәктәп укучысы ял итә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде, дип яза 'Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

"Хәзерге вакытта беренче сменаларда 79 лагерь эшли башлады, аларга безнең 12 меңгә якын балабыз килде, барлыгы 119 җәйге сәламәтләндерү базабыз бар, алар балаларны кабул итәргә әзер, әмма алар билгеле бер сертификация үтәргә һәм Роспотребнадзор тарафыннан хупланырга тиеш, алар килеп туган ситуациянең яңа таләпләренә туры килә", — дип сөйләде әңгәмәдәш.

Ул билгеләп үткәнчә, җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 100 меңгә якын баланы колачлаячак. 

Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор балаларга башка төбәкләрдәге лагерьларга ял итәргә чыгуны тыйган иде.

ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов белән интервью «вакыйгалар» сайтында бүген, 11 июльдә чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының  YouTube каналында да күрергә мөмкин булачак.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар бүген 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: