Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бәйге җиңүчеләрен бүләкләдек

Беренче өч җиңүче бәйгенең төп спонсоры – “БарсМед” томография үзәгеннән квалификацияле диагностика узу өчен сертификатка ия булды.

Татарстаныбызда – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, районыбызда Туган як елы уңаеннан "Зәй офыклары” газетасы редакциясе “Туган туфрагымнан көч алам” конкурсы уздырды. Иң яхшы дип табылган иҗат җимешләре газетабызда басылды һәм видеоязмалар интернет челтәрендәге аккаунтларыбызда урын алды. Конкурста барлыгы 16 каләм тибрәтүче катнашты. Вконтакте челтәрендә тавыш бирү бик көчле барды, бик күп җылы комментарийлар калдырылды, дуслары, якыннары шигырь язучылар өчен көч биреп торды. 

Бүген редакциябезгә бәйге җиңүчеләрен – Клавдия Максимова, Рәзилә Камалиева, Филсинә Гәрәева, Фирдания Ханнанова, Фәйрүзә Әхмәтова, Гөлсем Мирзыянованы чакырып бүләкләр тапшырдык.

-Бәйге барышында Зәй җирендә каләм тибрәтүчеләрнең күп булуына сөендек. Бәйгедә катнашучыларның туган якка мәхәббәт, горурлану хисләре белән сугарылган шигырьләрен редакция коллективы да,  газета укучыларыбыз, социаль төркемнәребезгә язылучылар да  яратып укыды, тыңлады. Үзебез өчен Зәй җирендә күпме талант иясе барлыгын ачтык, рухи азык җыйдык. Аннан бәйгене апрель аенда үткәрү очраклы түгел, чөнки бу айда бөек әдибебез Габдулла Тукай туган. Максатыбыз да -  татар шигьриятенә, туган ягыбызга, туган телебезгә мәхәббәт уяту, газета укучыларыбыз, зәйлеләр белән тыгыз элемтәдә булу, - диде “Зәй офыклары” газетасы баш редакторы Энҗе Әгъләмова, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында.

Беренче өч җиңүче бәйгенең төп спонсоры – “БарсМед” томография үзәгеннән квалификацияле диагностика узу өчен сертификатка ия булды.  Газетабыз битләрендә еш үзенең иҗат җимешләре белән сөендергән, актив хәбәрчебез Мәслах Кашапов җиңүчеләргә үз бүләген әзерләгән иде -  ул үзе үргән кәрзиннәрне тагын өч җиңүчегә (4,5, 6нчы урыннар) бүләк итте. 

 “Зәй-информ” җитәкчесе Гөлнара Феофанова бәйгедә катнашучыларга битараф булмаулары, шулай Зәебезне, районыбыз, авылларыбызны шигырьләрендә данлаулары, мәдхия укулары өчен рәхмәт белдерде, алга таба да сездән иҗат җимешләре көтеп калабыз, “Зәй офыклары” газетасының актив укучысы булып калыгыз, дип теләде.

Шигърият дигән могҗизалы дөньяны үз итүчеләр  мондый бәйгеләрне алга таба да оештыруны, анда теләп катнашуларын белдерделәр. 

“Зәй офыклары” алга таба да төрле бәйгеләр оештырырга ниятли. Аларда катнашыгыз, бүләкләр отыгыз!  “Зәй офыклары” белән бергә булыгыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев