Зәй офыклары

Бәйгенең район турына йомгак ясалды

Зәйнең мәшгульлек үзәге сентябрь аеннан мәктәпләрнең VII - X сыйныф укучылары арасында һөнәрләргә багышланган "Киләчәккә билет" дип аталган республика сочинениеләр конкурсының муниципаль турын игълан иткән иде. Ул бер ай барды. Комиссиягә укучылардан 37 эш керде. Кергән эшләрне комиссия әгъзалары тикшергәннән соң, нәтиҗәләр ясады һәм аларны ике номинациядә бәяләде. "Хезмәт кешесе....

Зәйнең мәшгульлек үзәге сентябрь аеннан мәктәпләрнең VII - X сыйныф укучылары арасында һөнәрләргә багышланган "Киләчәккә билет" дип аталган республика сочинениеләр конкурсының муниципаль турын игълан иткән иде. Ул бер ай барды. Комиссиягә укучылардан 37 эш керде. Кергән эшләрне комиссия әгъзалары тикшергәннән соң, нәтиҗәләр ясады һәм аларны ике номинациядә бәяләде.

"Хезмәт кешесе. Минем һөнәрем. Минем карьерам" номинациясендә I урынга 2нче мәктәпнең X сыйныф укучысы Анастасия Терентьева, II - 7нче мәктәпнең VIIIб сыйныфы укучысы Александра Красильникова, III урынга Югары Пәнәче мәктәбенең IX сыйныф укучысы Айсылу Шакирова һәм Ал. Бистәсе мәктәбенең VII сыйныф укучысы Дмитрий Марков лаек булды.

"Хезмәт династияләре" номинациясендә 2нче мәктәптән Динара Абдрахманова ( VIIIв сыйныфы) эше иң яхшысы дип табылды. II урында - Бохарай мәктәбеннән Виталий Миннеханов ( IX), III тә - Кадер мәктәбеннән Фаил Нәбиуллин (X) эшләре.

Призлы урын яулаган укучыларга Мактау грамоталарын һәм истәлекле бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов аппарат киңәшмәсенә чакырып тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: