Зәй офыклары

БЫЕЛ - ИКЕ ЙОРТ

Төзелеш - мөһим тармак. 2015 елда районда 20,2 мең квадрат метр торак мәйдан кулланылышка кертелде. Бу еллык планның 101 процентка үтәлүе хакында сөйли. Узган ел 9 гаилә тузган торактан яңа йортларга күчерелде. 2016 елда 20 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру бурычы тора. Социаль ипотека программасы буенча Жуков урамында -...

Төзелеш - мөһим тармак. 2015 елда районда 20,2 мең квадрат метр торак мәйдан кулланылышка кертелде. Бу еллык планның 101 процентка үтәлүе хакында сөйли. Узган ел 9 гаилә тузган торактан яңа йортларга күчерелде. 2016 елда 20 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру бурычы тора. Социаль ипотека программасы буенча Жуков урамында - 35, Җиңү проспектында 24 фатирлы йортлар төзелеп килә.

Җиңү проспекты 1/21 б адресы буенча теркәлгән яңа торакның төзелеше түбә өлешенә җитеп килә. 24 фатирлы өч катлы йортның гомуми мәйданы 1200 квадрат метр тәшкил итә. Төзелештә кулланылучы материаллар, аның ни дәрәҗәдә җылылык саклавы белән үзенчәлекле. Йорт эчтән 50 сантиметр калынлыктагы газобетон белән күтәрелә, кирпеч белән тышлана, авыш түбәсе металл чирәп белән ябылачак, фундаменты махсус җылылык саклаучы материал белән төрелә. Яңа йорт агымдагы елның июль-август айларында файдалануга тапшырылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: