Зәй офыклары

Быел шактый күбрәк

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 9 аенда муниципаль милек һәм җир участокларыннан файдалану һәм сатудан кергән салым булмаган кертемнәр 35111290 сум тәшкил иткән. Нәтиҗәдә 9 айга билгеләнгән план 136 процентка үтәлгән. Икътисадта торгынлык булуга карамастан, бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 7030918 сумга (25 процентка) артык. Кертемнәрнең...

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 9 аенда муниципаль милек һәм җир участокларыннан файдалану һәм сатудан кергән салым булмаган кертемнәр 35111290 сум тәшкил иткән. Нәтиҗәдә 9 айга билгеләнгән план 136 процентка үтәлгән. Икътисадта торгынлык булуга карамастан, бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 7030918 сумга (25 процентка) артык. Кертемнәрнең 27152734 сумы - җирне арендага бирү, 2263781 сумы - муниципаль милекне арендага бирү, 4498325 сумы - җир участоклары сату-алудан, 1196448 сумы муниципаль милекне сатудан кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: