Зәй офыклары

Быел Зәйдә 65 мең төп чәчәк утырту планлаштырыла

Зәй "Яшелләндерү" ширкәтендә ел әйләнә кызу эш өсте. Узган 2014 елда әлеге оешма тарафыннан рөхсәтсез барлыкка килгән чүп өемнәрен бетерү, агач-куаклар, Карамалы елгасы өстен чистарту, газоннарны тәртиптә тоту, чәчәк клумбалары ясау буенча 13 миллион сумнан артык эш башкарылган. Чүп чыгару эшен исә Түбән Кама оешмасы башкара. Шәһәрдәге зур контейнерлардагы чүп-чар...

Зәй "Яшелләндерү" ширкәтендә ел әйләнә кызу эш өсте. Узган 2014 елда әлеге оешма тарафыннан рөхсәтсез барлыкка килгән чүп өемнәрен бетерү, агач-куаклар, Карамалы елгасы өстен чистарту, газоннарны тәртиптә тоту, чәчәк клумбалары ясау буенча 13 миллион сумнан артык эш башкарылган. Чүп чыгару эшен исә Түбән Кама оешмасы башкара. Шәһәрдәге зур контейнерлардагы чүп-чар исә хакимият ярдәмендә алынган йөк машинасы белән чыгарыла. Зәйне яшелләндерүгә килгәндә, агымдагы елда 182 агачның очларын кисеп матурлау, 65 мең төп чәчәк утырту, 45 гектарда газоннарны карап тоту эше планда тора. Ширкәт теплицасына чәчәк үсентеләре утырту эше башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: