Зәй офыклары

Быелгы соңгы кыңгырау Зәйдә иң беренче 6нчы мәктәптә яңгырады

Зәйдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау иң беренчеләрдән булып шәһәрнең 6нчы мәктәбендә яңгырады. Анда унберенчене тәмамлаучыларны, педагогларны, әти-әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов тәбрикләде. - Мәктәп тәмамлап, имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң, сез мөстәкыйль тормышка аяк басачаксыз. Монда сүз иң беренче чиратта сезнең күңелегезгә хуш килгән, яратып эшләрдәй һөнәр...

Зәйдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау иң беренчеләрдән булып шәһәрнең 6нчы мәктәбендә яңгырады. Анда унберенчене тәмамлаучыларны, педагогларны, әти-әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов тәбрикләде.

- Мәктәп тәмамлап, имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң, сез мөстәкыйль тормышка аяк басачаксыз. Монда сүз иң беренче чиратта сезнең күңелегезгә хуш килгән, яратып эшләрдәй һөнәр сайлавыгыз турында бара. Яратмаган эшкә көндә йөрү бик авыр ул. Һөнәри белем йортларын тәмамлагач, без сезне бик теләп үзебезнең районда эшче көчләр буларак кабул итәргә әзер. Шул ук вакытта төрле өлкәләрдә, илебезнең төрле почмакларына урнашып, Зәй кешесе данын күтәрүегезгә зур өметләр баглыйбыз. Һөнәри белем алуга килгәндә, районда киләсе уку елыннан зур ресурс үзәге эшли башлаячак. Заманча уку үзәгенә без, һичшиксез, беренче чиратта үзебезнең Зәй балаларына белем алу мөмкинлеге тудырачакбыз, билгеле башка җирләрдән килгән студентлар да булачак. Шуңа да тудырылган мөмкинлекләрдән файдаланырга киңәш итәм, - диде ул.

Тантаналы чара барышында 6нчы мәктәп директоры Сергей Кузнецов быел мәктәпне тәмамлаучы 42 укучының да Бердәм дәүләт имтиханнарына кертелүен белдерде. Ә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов төрле спортта уңышларга ирешкән өч егеткә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Гомумән, быел район мәктәпләрен 245 укучы тәмамлый, аларның 4се - кичке мәктәптщ белем алучы. Ә соңгы кыңгырау тантаналары һәр белем йортында иртәгә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: