Яңалыклар

Бәйрәм фаҗигагә әверелмәсен

Район янгын күзәтчелеге хезмәте Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәргә кирәклеген искәртә. Быел чыршы бәйрәмнәре , башка төрле бәйрәм чаралары уздырганда моңа зур игътибар биреләчәге турында хәбәр ителә.

Бүлек башлыгы Илмир Шәяхмәтов әйтүенчә, районда 15 декабрьдән  2018 елның 15 гыйнварына кадәр янгыннарга каршы махсус режим кертелгән. Янгын куркынычсызлыгы сагында торучылар  бәйрәм чаралары узачак һәм халык күп була торган 29 объектны күзәтү астына алган.  Көндез генә түгел, төнге чорда да рейдлар һәм кизү торалар оештырыла. Шәһәрдә пиротехника сатылучы 6 сәүдә ноктасы да контрольгә алынган, әлеге кибетләр хуҗаларына пиротехниканы дөрес куллану буенча белешмәлекләр тапшырылган. Янгын сүндерүчеләр  бу көннәрдә киеренке режимда эшлиләр. Янгыннарны булдырмау максатында, авыл җирлекләре башлыкларына халык җыеннарында янгын куркынычсызлыгы турында аңлату эшләре алып бару, җирлекләрдәге учреждениеләрдә җаваплы затлар белән өстәмә инструктажлар үткәрү, халык күп булла торган объектлар җитәкчеләренә бәйрәм чаралары уздыру вакытын янгын күзәтчелеге хезмәте белән килешенеп билгеләүне тәгъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бәйрәм фаҗигагә әверелмәсен
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар