Зәй офыклары

Бәйрәм спорт уеннары белән үтте

Зәйдә үткән Питрау бәйрәмендә гер күтәрү, армспорт, аркан тартышу, милли көрәш бәйгеләре оештырылды. Гер күтәрүдә яшьләрдән Роман Тугашев, 80 кг. да Николай Захаров, 80 килограммнан югары үлчәүдә Дмитрий Имашев алдынгы булды. Кул көрәшендә ир-егетләрдән Чаллы егете Булат Әхмәтшин, хатын-кызлардан зәйле Елена Терентьева җиңде. Аркан тартышуда Сармашбаш командасына тиңнәр булмады. Быел...

Зәйдә үткән Питрау бәйрәмендә гер күтәрү, армспорт, аркан тартышу, милли көрәш бәйгеләре оештырылды. Гер күтәрүдә яшьләрдән Роман Тугашев, 80 кг. да Николай Захаров, 80 килограммнан югары үлчәүдә Дмитрий Имашев алдынгы булды. Кул көрәшендә ир-егетләрдән Чаллы егете Булат Әхмәтшин, хатын-кызлардан зәйле Елена Терентьева җиңде. Аркан тартышуда Сармашбаш командасына тиңнәр булмады. Быел милли көрәш өч үлчәү категориясендә һәм яшьләр арасында үтте. Яшьләрдән Рөстәм Сәлахов, 65 килограммга кадәр үлчәүдә Илнар Хәйруллин, 85 килограммда Руслан Хәмидуллин, 85 килограммнан югарыда Радик Сәлахов беренче булдылар. Радик быел да "Питрау-2015" абсолют батыры булып калды. Ул Чаллыдан килгән спорт мастеры, дөнья чемпионы булган егет Ринат Әхмәтшинны җиңде. Асыл егеткә бүләк белән бергә милли орнаментлар белән чигелгән озын Питрау сөлге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: