Зәй офыклары

Бәйрәм ясадылар

Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган. Ул быел 16-22 февраль көннәренә туры килде. Якшәмбе көнне Май чабу атнасын озату,...

Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган. Ул быел 16-22 февраль көннәренә туры килде. Якшәмбе көнне Май чабу атнасын озату, "Кичерешү" ("Пручти кич") үтте. Җиденче, ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Соңыннан күңелле атна 40 көнлек ураза белән алмаша.

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Софья Васильева белән Анна Минеева Май чабу бәйрәменең соңгы көнендә балаларын, туганнарын, күрше-тирәләрен җыеп, коймак белән сыйладылар, бәйрәм табыны әзерләделәр. Кагыйдә буларак, әлеге бәйрәмнең төп гореф-гадәтләре - коймак пешерү һәм карачкы яндыру. Алар да, йолага туры китереп, карачкы ясап, аны яндырдылар.

23 февральдән Олы көн уразасы башланды. Пасха быел 12 апрельгә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: