Зәй офыклары

Бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле энергетиклар, энергетика ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән котлыйм. Энергетика әйдәп баручы тармаклардан санала, республикабыз, илебезнең милли казанышы, Россиянең энергетика куркынычсызлыгы гаранты булып тора. Сез агымдагы эш күләмнәрен сыйфатлы итеп башкарасыз, шул ук вакытта киләчәккә планнар корасыз, энергия белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән яңа...

Хөрмәтле энергетиклар, энергетика ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән котлыйм.

Энергетика әйдәп баручы тармаклардан санала, республикабыз, илебезнең милли казанышы, Россиянең энергетика куркынычсызлыгы гаранты булып тора.

Сез агымдагы эш күләмнәрен сыйфатлы итеп башкарасыз, шул ук вакытта киләчәккә планнар корасыз, энергия белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән яңа технологияләрне үзләштерәсез. Сезгә югары һөнәри осталык, эшегезне зур җаваплылык тоеп башкару, хезмәт сөючәнлек, оптимизм хас. Сез тармак ветераннары нигез салган һөнәри традицияләрне кадерләп саклыйсыз.

Зәй - энергетиклар һәм машина төзүчеләр шәһәре. Станцияне төзүдә катнашкан ветераннарга аерым рәхмәт белдерәм. Сез, хөрмәтле ветераннар, яшьләр өчен һәрчак кирәк булачак зур тәҗрибә калдырдыгыз. Зур социаль әһәмияткә ия, динамик төстә үсүче, төп миссиясе кешеләргә яктылык һәм җылылык бирү булган Татарстан энергетикасында сезнең дә өлешегез булуы турында горурланып сөйләрлек сәбәпләр чыгып торсын.

Хөрмәтле энергетиклар, хезмәтегез өчен без сезгә чын-чынлап рәхмәтле. Кешеләргә сез бүләк иткән яктылык һәм җылылык күңел җылысы, шатлык булып әйләнеп кайтсын. Сезнең бүгенге хезмәтегез күп елларга энергетиканың тотрыклылыгын, шәһәрнең, гомумән, республиканың куркынычсызлыгын тәэмин итсен.

Энергетика тармагы хезмәтчәннәренә тотрыклы, аварияләрсез эшләргә язсын. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар, бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: