Зәй офыклары

Бәйрәмегез котлы булсын, гүзәл затлар!

Районыбызның хөрмәтле хатын-кызлары! Сезне чын күңелдән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Елдагы иң төп бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара хатын-кызлар көне яз башына туры килү символик мәгънәгә ия. Хатын-кызлар да, язның үзе кебек, матур, нәфис, шуңа да алар ир-атның тугры мәхәббәтенә, ышанычлы яклавына мохтаҗ... Хатын-кыз ул - үзе...

Районыбызның хөрмәтле хатын-кызлары!

Сезне чын күңелдән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.

Елдагы иң төп бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара хатын-кызлар көне яз башына туры килү символик мәгънәгә ия. Хатын-кызлар да, язның үзе кебек, матур, нәфис, шуңа да алар ир-атның тугры мәхәббәтенә, ышанычлы яклавына мохтаҗ... Хатын-кыз ул - үзе бер дөнья, аның күңелендә мәхәббәткә дә, матурлык һәм зәвыкка да, иң югары аналык хисләренә дә, җылы гаилә учагына да урын бар. Һәм монда, билгеле, тирән мәгънә яшеренгән: сез туганнарыгыз, якыннарыгызга күңел җылысы, наз бөркеп, кояш шикелле, дөньяга яктылык тынычлык, уңайлылык таратасыз.

Районда күп кенә эшләр сезнең идеяләр, зирәклек, талант һәм хезмәт бәрабәренә башкарыла. Сез бизнеста, идарә эшендә, социаль, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләрендә, җәмәгать тормышында фидакарь хезмәт куясыз. Нинди генә эшкә алынсагыз да, сез аны менә дигән итеп башкарасыз һәм сезнең хезмәт һәрчак кирәк. Хөрмәтле гүзәл затлар, без сезне яратабыз һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез.

Өлкән буын хатын-кызлырыбыз аерым рәхмәт һәм хөрмәткә лаек. Алар язмышына авыр сугыш һәм аннан соңгы җимерекләрне торгызу чоры туры килде. Кадерле ветераннарыбыз, сезгә карап без сокланабыз, авыр сынаулар сезне сындыра алмаган, киресенчә, рухи яктан ныгыткан, бүген дә күңел җылыгыз, зирәклегегез балаларыгыз, оныкларыгызга гына түгел, бөтен тирә-юньгә җитә. Без сезнең алда баш иябез. Сезгә сәламәтлек, чиксез шатлыклар, бәхет, күтәренке кәеф телибез.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Һәр туар таң сезгә бәхет алып килсен, күңелләрегез тыныч булсын, йөзләрегез һәрчак балкып торсын. Гаилә иминлеге, якыннарыгызның сезне яратуын, кайгыртуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: