Зәй офыклары

Бәйрәмгә кулич пешерәбез

Шунысын истән чыгармагыз: камыр савыт тутырып салынырга тиеш түгел, кабарырлык урын калсын.

Әлеге күмәчне пешерү өчен 1 килограмм он, 50 грамм чүпрә, 1-1,5 стакан сөт, 10 йомырка сарысы, 3 йомырка агы, 250 грамм шикәр комы, 200 грамм атланмай, 100 грамм йөзем, 25 грамм шикәрле җимеш (цукат), 1 грамм тоз кирәк. Теләгән кешеләр 3 чәй кашыгы лимон кабыгы яки 1 чәй кашыгы төелгән кардамон, 0, 5 чәй кашыгы мөшкәт чикләвеге, 3-4 чәй кашыгы ванилинлы шикәр комы, 25 грамм коньяк сала ала.
0,5 стакан сөткә чүпрә, 100 грамм он салып болгатырга да 10 минут тотарга. Икенче савытта 0,5 стакан кайнаган сөткә 100 грамм он салып, агач кашык белән бер төрле масса барлыкка килгәнче тиз-тиз генә болгатырга. Икесен бергә кушып, кабат болгатырга, өстен ябып 1-2 сәгатькә әчетергә куярга.
Ул әчегән арада йомырка сарысын, агын, тоз, шикәр комын кушып, агарганчы яхшылап болгатырга. Шуның яртысын алып, әчеткегә кушарга, 250 грамм он салып камыр ясарга. Бер сәгатькә әчергә куярга. Ул әчегән арада, икенче өлешенә 500 грамм он кушып, атланмай сала-сала кулга ябышмый башлаганчы камыр басарга. Камырга төрле тәмләткечләр һәм коньяк салырга мөмкин. Ике камырны бергә кушып, ике тапкыр кабартып алырга, аннан соң берникадәр йөзем, баллы җимеш салып, камырны кабат басып, тагын бер кат кабартырга.
Алдан әзерләгән формаларга салырга. Шунысын истән чыгармагыз: камыр савыт тутырып салынырга тиеш түгел, кабарырлык урын калсын. Күмәч өстенә йөзем, баллы җимеш сибеп, кабартырга, йомырка сарысы белән майлап, кызу духовкага куярга. 45 минуттан күмәч пешеп чыга.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: