Зәй офыклары

БӘЙРӘМНЕ ФАҖИГАЛӘРСЕЗ ҮТКӘРИК

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәркем белергә, аны үтәргә тиеш. Кагыйдәләрне үтәмәү яки аларны тупас бозу еш кына гомерлек йөрәк ярасына, матди югалтуларга китерә. Бу мәсьәләдә балалар белән аеруча җитди сөйләшү кирәк. Кышкы каникулларда балалар иркенгә чыга, аларның буш вакыты күбәя. Менә шул бушлыкны алар тискәре гамәлләргә тартылып үткәрмәсен өчен, игътибарны арттыру...

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәркем белергә, аны үтәргә тиеш. Кагыйдәләрне үтәмәү яки аларны тупас бозу еш кына гомерлек йөрәк ярасына, матди югалтуларга китерә. Бу мәсьәләдә балалар белән аеруча җитди сөйләшү кирәк. Кышкы каникулларда балалар иркенгә чыга, аларның буш вакыты күбәя. Менә шул бушлыкны алар тискәре гамәлләргә тартылып үткәрмәсен өчен, игътибарны арттыру зарур.

Балаларның күңелен күрү ниятеннән күп кенә фатирларда чыршылар урнаштырыла. Аны бизәгәндә дә кагыйдәләргә нигезләнү хәвеф-хәтәрләрне булдырмаска ярдәм итә. Чыршы җылыту приборларыннан читтә урнаштырылырга тиеш. Аңа гирляндалар эленгән икән, балаларга өлкәннәр өйдә булмаганда аны кабызырга ярамаганын искәртегез. Яңа ел костюмы кигән баланы эшләп торучы газ, электр плитәсе янына якын җибәрмәгез. Синтетик материалдан тегелгән кием мизгел эчендә кабынып китәргә яки эреп бала тәненә ябышырга мөмкин. Балаларга өйдә шартлаткыч, очкын чәчә торган уенчыклар белән уйнарга ярамаганын кат-кат искәртегез, пиротехниканың нинди фаҗигагә китерүен аңлатыгыз. Гомумән, һәркем ут белән сак эш итәргә тиеш. Бәйрәмнәр күңелле үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: