Шәһәр-районда мәдәниятнең бүгенге торышы нинди, узган ел нинди нәтиҗәләргә ирешелде, эшчәнлекнең кайсы юнәлешендә эшләп бетермибез?.. Узган җомгада мәдәният идарәсенең балалар музыка мәктәбендә үткән киңәйтелгән коллегия утырышында бу турыда сөйләшү ачыктан-ачык һәм җитди булды. Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Татьяна Воропаева мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре - мәдәният йортлары директорлары, клуб, китапханә мөдирләре, иҗат...
Шәһәр-районда мәдәниятнең бүгенге торышы нинди, узган ел нинди нәтиҗәләргә ирешелде, эшчәнлекнең кайсы юнәлешендә эшләп бетермибез?..
Узган җомгада мәдәният идарәсенең балалар музыка мәктәбендә үткән киңәйтелгән коллегия утырышында бу турыда сөйләшү ачыктан-ачык һәм җитди булды. Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Татьяна Воропаева мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре - мәдәният йортлары директорлары, клуб, китапханә мөдирләре, иҗат коллективлары җитәкчеләре һәм башка категория белгечләрне эшкә иҗади якын килергә, шәһәр-район халкына чын мәгънәсендә сыйфатлы мәдәният хезмәте күрсәтергә өндәде, моның өчен эштә яңа формалар табу һәм куллану белән мавыкмыйча, сыналган кайбер иске эш формаларына (чөнки яңа - ул онытылган иске) кайту кирәклеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа