Яңалыклар

Бәйрәмнәр имин үтсен

Яңа ел бәйрәменең төп атрибутларының берсе булып гирлянда санала. Ләкин бәйрәмнәрнең ямен бозмас өчен гирлянда сатып алганда кайбер киңәшләргә колак салу урынлы булыр.

Беренче чиратта сезгә нинди гирлянда кирәк булуын ачыклагыз. Әгәр дә чыршыгыз урамда тора икән яки йортыгызны тышкы яктан бизәргә теләсәгез, урамга эленә торган гирлянданы сайлагыз. Аның дым үткәрмәүче өстәмә  саклагычы бар.  Кибеттә чыбыклар изоляциясенең сыйфатын да тикшерергә онытмагыз.  Ә өйгә куела торган чыршыга интерьер гирляндасы  туры килә. Әмма аны урамда куллану тыела: явым-төшемнәр чыбыкны эштән чыгарып,  кыска ялганыш килеп чыгарга мөмкин.
Гирлянда сайлаганда заманча лабораторияләрдә тестлаштыру узганнарына өстенлек бирегез.  Җитештерүче капта сатып алучы күрерлек итеп тулы мәгълүмат урнаштырырга тиеш.  Һәр лампочкага көчәнеш 26 вольттан артмау мөһим.  Ә гирлянданың үзенең куәте 65 ваттан артмасын, юкса, ул кызып, янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Чыбыкларын да тикшереп алыгыз: үтә нечкә чыбыкларның өзелү  яисә кызып янып китү куркынычы бар.  Гирляндадагы лампочкаларның барысы да янарга тиеш, моны аны чыршыга элгәнче тикшерегез.  Әгәр дә гирлянданың төзек булуында  шик туа икән, аны куллану тыела. Чыршыны яктыртуда төзексезлекләр беленсә (чыбыклар җылыну, очкын чыгу), иллюминация төзәтелгәнчегә кадәр ут сүндерелергә тиеш. Янып торучы гирляндаларны төнгә калдырырга ярамый  һәм өйдән чыгып киткәндә аларны сүндерергә онытмагыз.
Үзегезнең һәм якыннарыгызның хәвефсезлеген кайгыртыгыз. Яңа ел бәйрәмнәрен күңелле һәм имин үткәрегез!  
Айдар Хәбибуллин,
янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән сорау алучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бәйрәмнәр имин үтсен
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар