Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бәйрәмнәр имин узсын өчен киңәштеләр

Зәйдә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең һәм оператив төркемнең берләштерелгән урырышы булды.

Көн тәртибендә 1 Май бәйрәме һәм Бөек җиңүнең 76 еллгын билгеләп үткән көннәрдә зәйлеләр иминлеген тәэмин итү белән бәйле чаралар, шулай ук социаль челтәрләрдә деструктив төркемнәр язылучылары белән профилактик эшчәнлекне камилләштерү, Ал.Бистәсе һәм Баграж авыл җирлекләрендә терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча кулланылучы чаралар турында мәсьәләләр тикшерелде.
Комиссия каравына чыгарылган беренче мәсьәлә буенча район эчке эшләр бүлеге башлыгы Айдар Фәсхетдинов һәм 88нче янгын сүндерү һәм коткару часте башлыгы Владимир Агриков чыгыш ясады.
Айдар Фәсхетдинов чыгышыннан күренгәнчә, бәйрәм көннәрендә эчке эшләр бүлегенең личный составы көчәйтелгән режимда эшләячәк. Чаралар вакытында иминлекне тәэмин итү максатында өстәмә мобиль төркемнәр булдыру, юл-патруль хезмәте составын көчәйтү, кизү торулар оештыру карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев