Зәй офыклары

Чаңгы сезоны ачылды, эстафета оештырылды

1 декабрьдә Зәйнең урман буендагы яктыртылган чаңгы трассасында чаңгы сезонын ачтылар.

Ул җанлы һәм бәйрәм рухында узды. Әлеге спорт чарасы кысаларында Олимпия чемпионы Федор Симашев балалар-яшүсмерләр  спорт мәктәбенә йөрүче укучылар арасында катнаш эстафета ярышлары да оештырылды. Ярыш киеренке барды. Аның нәтиҗәләре буенча Екатерина Леонтьева, Алексей  Барсуков, Есения Петрова һәм  Артур Сәмигуллиннан торган команда -1; Кира Фадеева, Егор Рагузин, Арина Дружинина һәм Вадим  Биканов  командасы - II, Анна Кондратьева һәм Никита   Ибрагимовлар катнашындагы команда исә III урынны алды. Катнаш эстафетада катнашкан барлык җиңүчеләр һәм призлы урын алучыларга  медаль һәм грамоталар тапшырылды.
Ярышларда шулай ук кызлар һәм яшүсмерләр арасында җиңүчеләр билгеләнде. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән чаңгычы дип  Артур Сәмигуллин белән Екатерина Леонтьева табылды. Аларга аерым бүләкләр (спорт баш киемнәре) бүләк ителде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: