Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Чал тарихлы кала» мультфильмы шәһәребез тарихын гәүдәләндерә

8 апрельдә Россия анимациясе көне билгеләп үтелде.

Россия анимациясе көне мультфильм яратучыларны һәм аларның иҗатчыларын берләштерүне күздә тота. Үзәк балалар китапханәсендә бу истәлекле көн биредәге иҗат төркеме тарафыннан төшерелгән мультфильмны тәкъдим итү белән билгеләнде. Ул

“Чал тарихлы кала» дип атала һәм Зәй тарихына багышлана. Чарада 2нче мәктәпнең V «А» сыйныф укучылары катнашты. Алар безнең көнгәчә сакланган риваятьләргә нигезләнеп,  Зәй шәһәренең барлыкка килү тарихын карадылар, сәнәкчеләр восстаниеләре, гражданнар сугышы турында мәгълүмат һәм Зәй драконына багышланган мифик хикәя ишеттеләр. Соңыннан мастер-класста аны пластилиннан әвәләп ясадылар.

Шөгыльне мультфильмны ясауда катнашкан балалар үткәрде. Аннан соң әвәләп ясаган драконны балалар кызыклы итеп тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев