Зәй офыклары

Чаллы-Әлмәт юлында ике автомобиль бәрелешкән

Юл транспорт хәләкәтендә ике машина да зыян күргән.

Бүген иртәнге бишенче яртыда Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт автоюлының 19нчы чакрымында Лениногорск шәһәрендә яшәүче, «Скания R» автомобиле белән идарә итүче Россия Федерациясендә юл йөрү кагыйдәләренең  9.10, 10.1 пунктларын бозып, хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче дистанцияне сайламаган һәм ГАЗ-3010 автомобиле белән бәрелешкән. Транспорт чаралары механик зыян күргән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: