Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Чаллыда Миңнулла Чинкин истәлегенә җиңел атлетика кроссы узды

Ярышларда Зәйдән “Барс" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче спортчылар уңышлы чыгыш ясады.

17-18 майда Чаллы шәһәренең  “Төзүче” спорт мәктәбе стадионында РСФСРның  атказанган тренеры Миңнулла Чинкин истәлегенә багышланган 7нче ачык шәһәр җиңел атлетика кроссы булып узды. Ярышларда Зәйдән “Барс" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләр күрсәттеләр:

2008-2009 елгы кызлар арасында 1500 метр дистанциядә Алина Минеева - II урын, Милана  Кузнецова - III урын, Мария Болтычева IV урын яулады.

2008-2009 елгы малайлар арасында  400 метр дистанциядә Дмитрий Рязанов - II урын, Линар Дәүләтов - III урын, Матвей Мельников IV урын яулады. Тренерлары - И.В. Дылевская.

Тренер В.В.  Лисов кул астында тәрбияләнүчеләр конкурстан тыш чыгыш ясадылар һәм иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

2005 елгы Мария Устимкина  400 метр дистанциядә I урын яулады.

2006 елда туган Богдан Волков 800 м дистанциядә - I урынны һәм 400 метр дистанциягә II урын алды.

2005 елгы Максим Паренкин 400 метр дистанциядә II урын яулады.

2006 елда туган Адель Шәрәфиев 1500 метр дистанциядә I урынны алды һәм җиңел атлетика буенча РСФСР һәм Татарстанның атказанган тренеры Миңнулла Чинкин Кубогына ия булды. Адель шулай ук  800 метрда II урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев