Зәй офыклары

Чаллыда татар телендә иң яхшы алып баручылар бәйгесе була

Бәйгедә һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучы студентлар, 16дан 25 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала.

Чаллыда татар телендә иң яхшы алып баручыны ачыклыйлар. 20 март көнне 15:00 сәгатьтә "Нур" яшьләр үзәгендә татар телендә "Нәфис сүз остасы" бәйгесе узачак.

Бәйге татар телен популярлаштыру һәм талантлы яшьләрне, аларның иҗат потенциалын ачыклау, яшьләрдә мәдәни-ял эшчәнлегенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә. "Нәфис сүз остасы" бәйгесе Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, "Мизгел" милли-мәдәни клубы һәм "Нур" яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла, диелгән "Мәйдан" журналы сайтында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: