Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Чаллыда яңа күпер ачылды

Чаллыдагы яңа күпер ГЭС бистәсенә һәм Мәләкәс аръягына хәрәкәтне җиңеләйтәчәк.

Бүген Чаллыда Гостевая урамында яңа күпер ачылды. Бер миллиард сумнан артыграк торган яңа корылма Республика көненә шәһәргә бик зур бүләк булды, дип белдерде ачылу тантанасында автокала мэры Наил Мәһдиев.

"Моннан 50 ел элек биредә агач күпер бар иде, аннан шәһәр халкы аэродромга йөргән. Бүген исә кешеләрнең яңа заманча күпер турындагы хыяллары тормышка ашуы", - дип өстәде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Хәзер күпердә ике полоса эшли. Төзелеш барышында җәяүлеләр өчен тротуарлар  ясалган, светодиод яктырткычлы яңа яктырту баганалары һәм юл билгеләре урнаштырылган. 
Төзелеш федераль һәм республика финанславы хисабына башкарылган. Күпер "Имин сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проекты һәм "Урам-юл челтәрен ремонтлау" республика программасы кысаларында төзелгән. Объектның гомуми бәясе 1, 086 млрд. сум. 
Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы буенча 2019 елдан бирле  гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев